Бүген районда азык әзерләү техникасының һәм азык саклаугычларны азык әзерләүгә әзерлеген тикшерү буенча конкурс узды. Агрофирмаларда тикшерүгә барлык техника тапшырылган иде. Районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов җитәкчелегендә комиссия эшләде. Аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев озата йөрделәр. Комиссия эшендә шулай ук «Агрокөчләр» ширкәтенең терлек азыгы җитештерү буенча әйдәүче агрономы Ростам Минисаяз улы Хәбибрахманов, баш дәүләт инженер-инспекторы катнашты. – Татарстан Республикасының Мөслим районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рәшит Исрафил улы Кирамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Гөлүс Әнәс улы Фәттахов, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Салихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Нәкыйф улы Вәлиев, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Мисхәт улы Нәҗметдинов. Алар хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләделәр. Агрофирмалар арасында 99 балл җыеп, беренче урынны «Сарман»агрофирмасы алды. Икенче урында - «Нөркәй» агрофирмасы, ул 97 балл җыйды. Чарада катнашучылар шулай ук Янурыс терлекчелек комплексында булдылар, Сарман гимназиясендә агроклассның эшчәнлеген бәяләделәр.