Бүген безнең балалар бакчасында «Татар малае, татар кызы - 2025»муниципаль конкурсы узды,ул Сарман районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүче иң талантлы һәм артистларны берләштерде. Яшь катнашучылар үзләренең татар телен, ата-бабалары турында белемнәрен күрсәтәләр , шулай ук үзләренең вокаль, бию һәм артистлык сәләтләре белән балкып торалар. Әлеге конкурс-балаларга татар халкының бай мәдәни мирасына кагылу, үз төбәгенең тарихына һәм гореф-гадәтләренә кагылуын тою өчен менә дигән мөмкинлек.