Бүген «Каенкай» балалар бакчасында «Татар малае,татар кызчыгы» бәйгесе узды. Безнең бакча данын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Садиков Алим белән Алиуллина Алия якладылар. Бәйге өч этаптан торды: визитка(үзе белән таныштыру); сугышта катнашкан әби-бабайлары турында сөйләү; сәнгать өлеше. Безнең балалар барлык этапны да тиешле дәрәҗәдә башкардылар һәм югары урыннарга ирештеләр. Садиков Алим -«Татар малае -2025», Алия-«Иң тыйнак кыз» номинациясенә лаек булдылар. Аларны әзерләгән тәрбиячеләргә Фәсхетдинова Г.А., Зарипова А.М., музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф һәм ярдәм күрсәткән әти -әниләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Котлыйбыз!