Уку җыеннары башланды!

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

12 май көнне безнең мәктәптә 8 сыйныф укучылары өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча өч көнлек уку җыеннары башланды. Әлеге җыеннар «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре»укыту предметы кысаларында үткәрелә. Балаларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Дашгын Гаджиага-оглы мөрәҗәгать итте . Ул үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрнең Ватанны саклаучылар өчен мөһимлеген ассызыклады. Алда сигезенче сыйныф укучыларының теоретик дәресләр һәм практик күнегүләр белән тулы көннәре бар. Бу җыемнар алар өчен файдалы һәм истә калырлык тәҗрибә булыр дип ышанабыз! Балаларга уңышлар, чыдамлык һәм яхшы команда рухы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International