Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе Россия Федераль салым хезмәтенең «Салымнар-минем һәм уртак киләчәккә безнең инвестицияләр» манифесты кысаларында, шулай ук салым законнарын бозуларны кисәтү максатларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, район прокуратурасы, финанс-бюджет Палатасы, авыл җирлекләре башлыклары һәм Сарман муниципаль районы салым түләүчеләре катнашында эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү, бурычларны җайга салу, контроль-касса техникасын алып бару, бизнесны бүлгәләү һәм башкалар турында мәгълүмат җиткерелде.салым түләүчеләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.