Музей яңалыклары: "Нить Ариадны" проектын гамәлгә ашыру

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген без «Нить Ариадны» проекты кысаларында чираттагы чарага килгән  Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе укучыларын кабул иттек. Әлеге уникаль проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Проект балаларга кулларының вак моторикасын,  иҗади сәләтләрен үстерергә, аларның талантларының яңа якларын ачарга ярдәм итә, балаларның социаль адаптациясендә мөһим роль уйный. Эш барышында балалалар аралашу  күнекмәләрен үстерә, араларындагы дуслыкны ныгыта һәм һәр катнашучының шәхси үсеше перспективалары ачыла..

Проектны гамәлгә ашыруда катнашкан партнерларыбызга һәм әти-әниләргә рәхмәтлебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International