Санитар-экологик икеайлык һәм ЭКОяз-2025 конкурсы кысаларында Ләке мәктәбе укучылары һәм укытучылары бердәм рәвештә яшелчә культуралары утырту өчен мәктәп яны участогына чыктылар

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык һәм ЭКОяз-2025 конкурсы кысаларында Ләке мәктәбе укучылары һәм укытучылары бердәм рәвештә яшелчә культуралары утырту өчен мәктәп яны участогына чыктылар. Кишәрлектәге эш яхшы итеп оештырылды: берәүләр түтәлләр ясады, кемдер эзләр сызды, ә укытучылар орлык чәчү һәм суган утырту белән шөгыльләнделәр. 
Барысы да, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, участокта эшләүдән бик зур ләззәт алдылар.
Уртак хезмәт балаларга җаваплылыкка өйрәнергә мөмкинлек бирә, хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга һәм балалар коллективын берләштерергә ярдәм итә, ә саф һавада хезмәт балаларның сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International