Бүген Александровка авылында Чик сакчылары көнендә чик сакчыларына Стелла ачтылар. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Фатыйх улы Вафин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гаджи улы Гасанов, Александровка мәктәбе укучылары һәм авыл халкы катнашты. Тантаналы чарадан соң Фәрит Мөнәвир улы, Ирек Фатих улы, Дашгын Гаджиевич Советлар Союзы Герое Казаков Александр Афанасьевичны искә алдылар, каберенә чәчәкләр салдылар. Александр Афанасьевич бу көнне 1917 елның 28 маенда туган.