«Алёнушка» балалар бакчасында күптән көтелгән вакыйга! Талантлы педагоглар Талибуллина Г.Р. һәм Афзалова К.З. җитәкләгән «Әкияттә кунакта” театр түгәрәгенә йөрүче балалар ата-аналар өчен йомгаклау тамашасын күрсәттеләр. Яшь артистлар тамашачыларга ике кызыклы спектакль: М.Ю. Картушинаның «Заяц портной» әкияте һәм Фәнис Яруллинның «Кояштагы тап» әсәрен тәкъдим итте. Шундый кыска вакыт эчендә балалар искиткеч нәтиҗәләргә ирешеп бер хатасыз һәм дулкынланмыйча үз рольләрен башкарып, ата-аналарда һәм барлык тамашачыларда чын соклану хисләре тудырдылар.