«Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

«Лилия»   балалар   бакчасының зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар   Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү  музеена экскурсиягә бардылар.

🏛Музей  хезмәткәре  Регина  Всеслав кызы  балаларны ачык йөз белән каршы алды  һәм музей заллары  буйлап төрле экспозицияләр белән кызыклы һәм мавыктыргыч  экскурсия  үткәрде, алар әби-бабайларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күзалларга  ярдәм итте.   

Бөек Ватан сугышы залы аеруча кызыксыну уятты, анда балалар сугыш елларында безнең якны фашист илбасарларыннан саклаган каһарманнар турында белделәр.

✨️Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр.  

Музейга бару балаларга бик ошады! Туган як тарихы турындагы белемнәрен тулыландырып, балалар бакчасына кайткач, тәэсирләре белән озак уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International