Чистай шәһәрендә ТИҮнең күчмә утырышы

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Сарман районы ТИҮ вәкилләре район башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева җитәкчелегендә Чистай шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча күчмә конференциядә катнаштылар. Конференциядә катнашучылар Чистай шәһәренең берничә территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә булдылар, халык белән эшләүнең төрле формалары белән таныштылар, пленар өлешендә ТИҮ рәисләренең республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән эшнең аеруча мөһим юнәлешләрен билгеләү, аның формаларын һәм алымнарын камилләштерү буенча турыдан-туры диалогы булды. Конференция эшендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Чистай районы башлыгы Д. А. Иванов, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Ибраһимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А. Г. Хәбибуллин, республика министрлыклары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының 400гә якын ТИҮ вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International