Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Балачак-кайгысыз һәм шатлыклы көннәр, якты тәэсирләр, уңышка беренче адымнар вакыты. Балаларыбызның балачак еллары ничек истә калуы бездән, өлкәннәрдән тора. Нәкъ менә без районда яшәүче һәр яшь кешенең мәхәббәт, гаилә җылысы һәм ата-ана кайгыртуы атмосферасында үсүенә шартлар тудырырга тиешбез. Кадерле егетләр һәм кызлар! Алда өч ай җәйге ял. Алар сезнең хәтерегездә мавыктыргыч вакыйгалар, кызыклы очрашулар, яхшы кәеф белән истә калсын. Сәламәт һәм кызыксынучан булыгыз, көч һәм уңай хис-кичерешләр туплагыз! Хыялланыгыз, иҗат итегез, алдыгызга зур максатлар куегыз һәм үз-үзегезгә ышаныгыз! Хөрмәтле өлкәннәр, балачак елларыгызны беркайчан да онытмагыз һәм яшь буынның киләчәге өчен бүгенге җаваплылыгыгызны истә тотыгыз. Укудагы уңышлары, иҗади һәм спорттагы казанышлары, тормышыбызны яхшы өметләр белән баетсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International