1 июнь-Балаларны яклау көне. Бу бәйрәм уңаеннан балалар Сабантуе үткәрелде. Җирлек башлыгы Юрий Григорьевич балаларны, ата-аналарны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Күңелле уеннар, җырлар, биюләр һәм, әлбәттә инде, бүләкләр. Чарада балалар да, ата-аналар да актив катнашты. Барыгызга да зур рәхмәт.