1 нче июнь - Балаларны яклау көне

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Белем бирү учреждениеләрендә 1 нче июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, төрле бәйрәм чаралары узды.
Монда һәр бала өчен күңелле уеннар, бүләкләр, балалар сабантуе, спорт чаралары, флешмоб, квест-уеннар оештырылган иде.
Җыр-биюгә, котлауларга кушылып барган әлеге чаралар балаларга бәхетле балачакның мизгелләрен татыр өчен бер мөмкинлек булып торды. Вакыт бик тиз уза, балачак та бер мизгел кебек үтеп китә. Балаларның киләчәге матур, якты булсын, балачаклары күңелле истәлекләргә бай, бәхетле үтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International