Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Кече Сабантуй» да актив катнаштылар

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Балаларны яклау көне” уңаеннан, безнең Ләке авылында   балалар өчен оештырылган «Кече Сабантуй» да актив катнаштылар. Сабантуй-төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм күңел ачуларсыз узмый торган матур һәм күңелле милли бәйрәм ул. Мәйданчыкта балалар гаять зур көч, зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп, катлаулы конкурсларны намус белән җиңеп чыктылар. Балалар «аркан тартышу», «кашыкта йомырка белән йөгерү», «чүлмәк вату» һәм башка бик күп спорт ярышларында, халык уеннарында дәртләнеп, шатланып катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм азагында һәр балага истәлекле бүләк бирелде. Чараның программасы бик бай булып чыкты, җырлар һәм биюләр балаларның кәефләрен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International