"Игътибар – балалар!" акциясе

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

 Сарманның 3 нче "Ләйсән" балалар бакчасында  "Игътибар – балалар!" акциясе узды. Биредә " Минем балам-төп пассажир!" яшь пассажирларның иминлегенә юнәлдерелгән. Сарман районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Николай Дмитриевич Самойлов һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Алсу Рәзин кызы Ситдыйкова катнашучыларны сәламләделәр һәм балаларны йөртү кагыйдәләренең мөһимлеген ассызыкладылар. Урта төркемдәге нәниләр әти-әниләре белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча мавыктыргыч конкурсларда һәм ярышларда актив катнаштылар. Ә кульминация "Минем балам - төп пассажир!" фотоконкурсы булды." Жюри хөкеменә автокреслолардагы балаларның тематик исемнәр һәм шигырьләр язылган креатив фотолары тәкъдим ителде .  Фотоконкурста катнашучыларның барысы да "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ тарафыннан лаеклы призлар һәм грамоталар алды. Чара күрсәткәнчә, юлда балаларның иминлеге – ЮХИДИ, мәгариф учреждениеләренең һәм, әлбәттә, ата-аналарның гомуми бурычы ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International