Балачак мәңгегә безнең барыбыз өчен иң бәхетле һәм ваемсыз вакыт булып калачак. Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасында да алачак бәйрәме күңелле, яңгыравыклы һәм матур үтте. Педагоглар бу көнне бәйрәм атмосферасы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр.