Йомгаклау чарасы кысаларында Сарман районы "Беренчеләр Хәрәкәте" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Кәлимуллина Эльвира Ануровна, Җәлил 2 нче урта белем бирү мәктәбе активистлары белән берлектә, “Аленушка” балалар бакчасының пилот төркемендә тәрбияләнүчеләргә исемле Рәхмәт хатлары тапшырды. Проектта актив катнашкан һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерелде. Чара азагында Эльвира Ануровна һәм “Беренчеләр Хәрәкәте” активистлары чыгарылыш балаларына укуларында һәм алдагы тормышларында уңышлар теләделәр.