Буген безнең балалар бакчасында татар халкынын олы бәйрәме-Сабантуе узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Яшь буынны шушы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру безнең төп бурычыбыз. Шул вакытта гына бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып киләчәк.
Балалар матур итеп киенгәннәр, күңелләредә күтәренке иде.Чүлмәк вату,бау тартышу,капчык киеп йогеру кебек уеннарда катнашып,буләкләр алдылар.Малайлар көрәшеп көчләрен сынаштылар. Җырлы-биюле уеннар бәйрәмгә ямь өстәде!Илләребез тыныч,тормышыбыз ямьле булсын дигән теләктә калабыз!