Мәктәп яны лагерьларында куркынычсыз юл хәрәкәте көне узды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр Сарман авылында район мәдәният йортында булдылар. Яр Чаллы шәһәренең "Калейдоскоп" театры укучыларга "Юл кагыйдәләре һәркемгә тиеш"спектаклен күрсәтте. Театральләштерелгән спектакль барышында балаларга урам аша чыгу кагыйдәләре, тыю һәм рөхсәт итү юл билгеләре турында сөйләделәр. Спектакль күңелле, кызыклы, ә иң мөһиме гыйбрәтле булды.