Бүген Җәлил бистәсендә Севостьянов Артем Юрьевич белән хушлашу панихидасы узды. Севостьянов Артем Юрьевич 2001 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасының Туймазы шәһәрендә туган. Җәлил гимназиясендә укыган. 9 нчы сыйныфтан соң "Сарман аграр көллияте"дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә. Җәлил УТТ-сында махсус техникада эшли.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның июнендә контракт буенча киткән. 21005 гаскәр часте рядовойы Севостьянов Артем Юрьевич 2024 елның 14 августында Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрү барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Якын хәрби хезмәткәрләрне югалту ачысын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.