Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Рифгать улы Кадыйров эш визиты белән Сарман районына килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Азат Рифгать улы күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде.