“Сандугач” балалар бакчасы Сабантуй бәйрәменә әзерлек җыелышында катнашты. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова индира Рәис кызы бәйрәмне оештыру тәртибе, ярышлар өчен җаваплы кешеләр, кирәкле атрибутлар, бәйгеләрнең узу локацияләре турында кыскача белешмә бирде. Безнең бакча балалар өчен күңелле уеннар оештырачак. Барыгызны да милли бәйрәмебездә көтеп калабыз!