Безнең балалар бакчасында күптән көтелгән "Сабантуй"милли татар бәйрәме узды. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү , “кем тизрәк су алып килә". Барлык уеннар да дәртле музыка белән үрелеп барды. Шәп, кызык, ялкынлы иде. Өлкәннәрдә һәм балаларда-хисләр һәм тәэсирләр диңгезе!