Яр Чаллы шәһәренең "Алинә" курчак театры балаларны һәм тәрбиячеләребезне «Песик барбосик һәм аның дусларының Васильководагы кызыклы маҗаралары» музыкаль әкиятенең тылсымлы дөньясына кертте. Бу бик кызыклы һәм дулкынландыргыч иде. Актерлар безгә искиткеч әкият дөньясын күрсәттеләр. Бик шәп декорацияләр, беренче класслы актерлар. Балалар бик күп уңай хисләр алдылар. Әкият геройлары белән бергә балалар шатландылар, аларны кайгырттылар.