"Гөлбакча" мәктәп яны лагере кысаларында «авылның истәлекле урыннарына бару көне»оештырылды. Бу экскурсия лагерьның белем бирү программасының бер өлеше булды, аның максаты балаларны җирле мәдәният, тарих һәм табигый байлыклар белән таныштыру иде. Балалар белән җирле мәчеткә бардылар, аларны имам Рәхип хәзрәт матур итеп каршы алды, ул кызыксынып туган як тарихын сөйләде. Шулай ук Координация , кул һәм тән җитезлеге буенча хәрәкәтчән команда уеннары да үткәрелде.