Безнең "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда су көне үтте. Иртәнге зарядка күзләр өчен гимнастикадан башланды, агач позасы кебек файдалы күнегүләрне башкару техникасын өйрәндек. Суның файдасы турында сөйләштек. Иртәнге аштан соң "Су дөньясы"темасына интеллектуаль викторина уздырдык. Аннары "Удачный улов"эстафетасында катнаштык. Һава шарлары белән уеннар һәм "Балык тоту" кебек мавыктыргыч уеннар бик кызыклы үтте. Бүген һәркем татлы приз һәм уңай хис-кичерешләр алды.