Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә "Сабантуй" бәйрәме узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балалар милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.С абантуйда катнашучыларның бу матур милли бәйрәм турында онытылмаслык тәэсирләре озакка калачак.