Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучы Илвар Ильясов белән очрашты. Ул безнең Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее өчен кыйммәтле экспонат тапшырды, шулай ук Совет аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлевага һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Рәиф кызы Хөснмәрдановага грамоталар тапшырды.