"Җәйге перезагрузка" лагеренда бүген космик ажиотаж хөкем сөрде. "Путешественник" мобиль планетарие үзенең гөмбәзен ачты һәм балаларга галәм буйлап онытылмаслык сәяхәт бүләк итте. Тулы гөмбәзле фильмнарда балалар планеталарның төзелеше турында белделәр, йолдызлыклар күрделәр, Киек Каз юлы буйлап очтылар һәм астрономия турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Тәэсирләр һәм яңа белемнәр диңгезе!