Хәзерге заманда чиста су проблемасы бик актуаль. Авыл хуҗалыгы, су белән тәэмин итү өлкәсендә үсеп килүче инфраструктурага карамастан, халыкның үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә чиста су алуына карамастан, кешеләр табигать биргән нәрсәләрне оныталар, сакларга тиешлегебезне оныталар.
Чишмәләр уникаль табигый объектлар булып тора, алар табигать ядкәрләре буларак шактый фәнни кыйммәткә ия. Алар уникаль табигый сулыклар булып тора, чөнки җир өстенә грунт һәм җир асты сулары чыга. Чишмәләр башка өске сулыкларны туендыруда, су балансын саклауда һәм әйләнә-тирәдәге биоценозларның тотрыклылыгын саклауда зур әһәмияткә ия.
Менә безнең коллектив чираттагы тапкыр үз чишмәсе янына өмәгә чыкты. Чүп-чарны җыештырдылар, территорияне тәртипкә китерделәр