Сабантуй − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. “Аленушка” балалар бакчасында халкыбызның гореф - гадәтләрне саклап калу максатыннан балалар өчен бик матур бәйрәм үтте. Бәйрәм спорт мәйданчыгында узды. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырап торды. Кунакка килгән Шүрәле белән Батыр балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде.