Алтын юбилярлар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

 Бүген 2025 елның 11 июнендә Россия көне алдыннан  Ватанны саклаучылар елы һәм «Ныклы гаилә» проекты  кысаларында Сарман  районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин Таһир Касыйм улын һәм Вәсилә Габдракыйп  кызын алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Гаилә башлыгы Таһир абый күп еллар районның электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәсендә,  Вәсилә апа җирле үзидарә органнарында хезмәт иткәннәр. Тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә үз балаларын тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген яраткан оныклары  куанычы белән яшиләр.
Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International