4нче "Сандугач» балалар бакчасында Россия көненә багышланган чаралар узды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Россия көне – ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган әһәмиятле бәйрәм. Бу көн илебезнең бердәмлеген һәм төрлелеген символлаштыра. Балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган чаралар узды. Кунакка Матрешка килде, аның белән балалар табышмакларны чиштеләр, Туган илебез — Россия турындагы сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, йөрәк формасында киселгән рәсемнәрне Россия флагы төсләренә буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International