Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен хезмәт ветераннары Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызын һәм Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызын «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.