12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Россия көне алдыннан безнең балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган чара узды. Әлеге чараның максаты балаларда Россияне дәүләт, Туган ил буларак күзаллау формалаштыру, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү иде. Балалар безнең әләмнең ни өчен өч төстән торуын һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр.