Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Россия көне белән котлавы

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!

Бүген без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыгын, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын гәүдәләндерә. Илнең иминлеге нигезе – регионнарның уңышлы үсеше. Татарстан Республикасы бүген-куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалга ия, бөтен дөньяга билгеле территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора. Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисадый иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз да бар, кадерле Сарман халкы.

Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, иҗтимагый тормышта актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International