Россия көне алдыннан без Ләке авылында яшәүче, кыска вакытлы ялга кайткан СВО катнашучысы Зайцев Николай Георгиевичның өендә булдык. Солдат кунакларны җылы каршы алды, үзенең хезмәте, көнкүреш шартлары һәм алган бүләкләре турында сөйләде.
Балалары, Тимур белән Екатерина, әтиләре белән горурланалар һәм аңа әхлакый яктан ярдәм итәләр.
Ял вакыты аз булуга карамастан, якын кешеләр белән очрашулар энергия бирә һәм тизрәк өйгә кайтырга этәрә.
Бу кечкенә генә тәнәфес Ватанны сакларга көч тупларга мөмкинлек бирсен!