Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2025 елның 15 июне, якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм! Сез тормышыгызны иң игелекле һөнәр белән бәйләдегез. Профессиональлегегез, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, батырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез, карарлар кабул итә һәм иң катлаулы ситуацияләрдә эш итә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, авыр һәм кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, игелек һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International