Китапка, укуга кызыксынуның, китап әдәбиятына керүнең елдан-ел кимүе сер түгел. Балаларны планшет, компьютер һәм телефоннарда уйнау, шулай ук телевизор карау кызыксындыра. Шуңа күрә педагоглар алдында мөһим бурыч тора: бу темага кагылышлы бушлыкларны тутыру, балаларны китапка тарту эшен дөрес итеп төзү.