"Ләйсән" №3 балалар бакчасында Сабантуй бәйрәмен үткәрдек

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән, бәйрәмгә дип бирнә җыйганнар, зур мәйданнарга җыелып, Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачканнар. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп, бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә. Халык бәйрәмдә бик теләп җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннарда катнашып көч сынашалар.
Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән үзебезнең “Лэйсэн” балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Максатыбыз – сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннан таныштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International