Бүген безнең балалар бакчасында «һава шарлары бәйрәме»күңел ачу чарасы оештырылды. Барлык уеннар һәм эстафеталар да һава шарлары белән, балаларыбыз белән үткәрелде. Балаларның шатлыгының чиге булмады - алар табышмакларга җавап бирделәр, җәй турында җырлар җырладылар, биеделәр, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм Шәп булды! Барысы да күтәренке рух, позитив һәм яхшы кәеф алды.