Сарманда гомер итүче Сафарова Гүзәл Гарип кызына 90 яшь тулды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Олы юбилее белән хезмәт ветеранын район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Котлау хатын hәм истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, балалары, оныклары, туганнары да юбилярга ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International