Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 117 ел тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр очен Абдулла Алиш иҗатына багышланган тематик чара узды.
Тәрбияче әкиятче образында Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратуын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел табуын һәм нәкъ менә балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килүе турында сөйләде.
Балалар язучының «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм Шөпшә», «Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык»,"Нечкәбил", «Койрыклар»кебек танылган әкиятләрен искә төшерделәр.
Көн азагында балалар Абдулла Алишның «Бал корты һәм Шөпшә»әсәре буенча мультипликацион фильм карадылар.