15 сентябрь - халкыбызның батыр улы, язучы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан безнең бакчада Алишны искә алу кичәсе узды. Балалар музыка залында язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, курчак театры уйнадылар, җырладылар. Әкиятләр аша дуслыкның кадерен белү, әти-әниләргә карата ихтирамлы булу, сер саклый белү кебек матур сыйфатлар тәрбияләргә мөмкинлек биргән бу кичә балаларда матур, яхшы тәэсирләр калдырыр дип өметләнәбез.