Саклаубаш авыл җирлеге Советының беренче сессиясе узды. Сессияне иң өлкән депутат Фасхутдинов Нәфис Мөнирович ачып җибәрде. Җирлек башлыгы, район Советына вәкил, җирлек башлыгы уранбасары сайланды. Җирлек башлыгы булып Габидуллина Лилия Мансуровна, район Советына вәкил булып Фасхутдинов Нәфис Мөнирович, Җирлек башлыгы урынбасары булып Мухаметшина Гөлия Язкаровна сайландылар. Сессиядә Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәсович катнашты. Ул депутатларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.