Бүген, 22 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының беренче утырышы узды.
Көн тәртибенә Сарман муниципаль районы Башлыгын сайлау, аның урынбасарын сайлау һәм Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү мәсьәләләре кертелгән иде.
Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин яңа срокка муниципаль район Башлыгы итеп сайланды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары итеп Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы сайланды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров, шулай ук " Батырлар. Татарстан Геройлары " Касыймов Сирин Кәбир Улы катнаштылар.