Сарман районы җәмәгать судьялары аппаратының Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары институтының 25 еллыгы уңаеннан котлавы

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Быел Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары институты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратын котлады, юбилей – җәмәгать судьяларының гадел хөкем итүне тәэмин итүдә һәм гражданнарның хокукларын яклауда әһәмиятле роль уйнавының дәлиле, дип билгеләп үтте. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International