Бүген комбайнчылар арасында 2025 елның чираттагы бишкөнлеге – 18-22 сентябрь көннәрендә урып-җыю ярышларында җиңүчеләр билгеләнде. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев аларның хезмәтенә бәя бирделәр.