4 нче «Сандугач» балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее»на экскурсиягә бардылар.

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Алар музейда урнаштырылган төрле экспозицияләрне күзәттеләр, шулар аша ата-бабаларыбызның көнкүрешен күз алдына китерделәр. Музейның аерым экспонатлары кызыклы тарихи фактлар белергә ярдәм итте. Балалар экскурсоводның сөйләгәнен рәхәтләнеп тыңладылар. Экскурсиягә «Кем игътибарлырак», «Тизрәк җыеп бетер», «Парын тап» кебек кызыклы уеннар аша йомгак ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International